«Язгы гөлләмә»: мастер-класс (6+)

20 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсенең «Китапта кунакта» ял көне клубында узган чираттагы очрашуда «Язгы гөлләмә» мастер-классы үткәрелде.

IMG_20210320_100700
IMG_20210320_110734

Бүләкләр бирә торган бәйрәмнәр бик күп, ләкин һәрчакта да аны сатып алу мөмкинлеге булмаска мөмкин, ә менә үз кулларың белән ясалган бүләкләр күпкә югары бәяләнә. Декоратив сәнгатьтә чәчәкләрне төрле материалдан, шул исәптән кәгазьдән ясыйлар. Шул рәвешле клуб әгъзалары өчен язгы гөлләмә әзерләү буенча мастер-класс узды. Төсле кәгазьләр, салфеткалар, кайчы һәм келәй ярдәмендә балалар бик тырышып матур язгы чәчәкләр тудырды. Алар шулай ук бик теләп әлеге гаҗәеп үсемлекләр турында табышмаклар чиште. Яшь китап сөючеләр балалар китапханәсеннән яхшы кәеф һәм бик матур чәчәкләр белән кайтып китте!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: